Дөньяда ниләр бар?
30 март 2023, 07:11

Финнар борчыла

Финляндиядә яшәүчеләр хафага калган.

Финнар борчылаФиннар борчыла
Финнар борчыла

Моңа НАТОга кергәннән соң ил тыныч һәм нейтраль булып кала алмаячак, АКШ аны Русиягә каршы үз мәнфәгатьләреннән чыгып файдалана башлаячак дигән борчылу сәбәпче булган. Бу хакта фин сәясәтчеләреннән алынган хатка сылтама белән Венгрия парламенты депутаты Мате Кочиш белдергән.

         «Финляндия НАТОга кушылганнан соң нейтраль тыныч ил булып кала алмаячак, чөнки аның Русия белән чиктәш 1300 километр озынлыгындагы участокларының кораллы конфликтлар учагына әверелүе ихтимал», —дигән ул.

Кочиш белдерүенчә, финнар илнең альянска керүенә борчыла. Алар бу мәсьәлә буенча референдум үткәрелмәвенә канәгатьсезлек белдерә икән.

         Билгеле булуынча, былтыр июньдә НАТО илләре Швеция белән Финляндияне альянска кушу турындагы протоколга кул куйган иде.

Фото: lanostragazzetta.ru

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас