Дөньяда ниләр бар?
30 март 2023, 09:29

Диктаторга бүләк тиешме?

Грузиянең элеккеге президенты Михаил Саакашивилины Грузиядә 2021 елның октябрендә кулга алганнар иде.

Диктаторга бүләк тиешме?Диктаторга бүләк тиешме?
Диктаторга бүләк тиешме?

Норвегиянең Грузиядәге илчелеге каршында Грузиянең элеккеге президенты Михаил Саакашвилига Сьюра Линдебрекке исемендәге премия тапшырылуы сәбәпле митинглар башланган.

         Митингка җыелучылар Норвегия илчесенең грузин халкы каршына чыгып, премия тапшыру турындагы карарны кабул итүдә бу ил хөкүмәтенең катнашмавын раславын таләп иткәннәр.

         Норвегиядә Михаил Саакашвилины «демократия һәм кеше хокуклары өлкәсендәге казанышлары өчен» бүләкләгәннәр.  Саакашвили белдерүенчә, бу премия аның төрмәдә утыруының «демократия һәм кеше хокуклары» мәсьәләсе хакында барысын да ныклап уйланырга мәҗбүр итәргә тиеш.

         Грузиянең бүгенге властьлары Саакашвилига бүләк тапшыруны грузин халкын мыскыллау, ә Саакашвилиның үзен сәяси системаны кысрыклаучы һәм үтерүче авторитар җитәкче булды дип атаган.

         Билгеле булуынча, Грузиянең элеккеге президенты Михаил Саакашивилины Грузиядә 2021 елның октябрендә кулга алганнар иде. Аны бихисап җинаятьләрдә гаеплиләр. Экс-президентны  9 елга төрмәгә утырту карары чыгарылган. Саакашвили моны сәяси басым дип саный.

         Билгеле булуынча, Михаил Саакашвили 2004—2013 елларда рәттән ике срок Грузия президенты вазифасын башкарды.

Фото:9111.ru 

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас