Дөньяда ниләр бар?
30 март 2023, 07:04

Белоруссиядә тактик корал саклагычы төзелә

Тактик корал  саклагычы төзелешен 1 июньгә кадәр тәмамлау планлаштырылган.

Белоруссиядә тактик корал саклагычы төзеләБелоруссиядә тактик корал саклагычы төзелә
Белоруссиядә тактик корал саклагычы төзелә

26 мартта Владимир Путин Мәскәү белән Минскиның Белоруссия территориясендә атом-төш коралын урнаштыру турында килешүен белдерде. Тактик корал  саклагычы төзелешен 1 июньгә кадәр тәмамлау планлаштырылган.

         Бу карар стратегик һөҗүм коралларын арытаба киметү һәм чикләү буенча чаралар турындагы килешү бурычларын бозмый дип  билгеләде Путин.

         Кушма Штатлар армиясе подполковнигы Дэниел Дэвис, Көнбатыш бу карарны буш сүз кебегрәк кабул итте, ә бит Белоруссиядә атом-төш коралы урнаштыру карарының куркыныч нәтиҗәләргә китерүе ихтимал дип белдергән. Бу фактны искә алмау, Русия белән турыдан-туры бәрелешкән очракта, һәлакәткә китерүе мөмкин, дигән ул.

Фото: progomel.by 

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас