Дөньяда ниләр бар?
29 март 2023, 05:53

Әнисенә үч итеп, бала полиция чакырткан

Бала-чага хәзер бигрәк тапкыр инде...

chita-gid.ruchita-gid.ru
Фото:chita-gid.ru

Мәскәүдә 12 яшьлек укучы малай  полиция чакырткан.

SHOT Telegram-каналы язуынча, бала, телефонында  112 номерын җыеп, операторга әнисе аны кыйнавын хәбәр итә. Гаилә яшәгән адрес буенча полиция килгәч, хатын улына бармак очы белән дә кагылмадым, ди. Ә менә компьютер уеннарын уйнауны кичкә таба ана кеше тыйган.

Ана фикеренчә, полиция чакыртып, улы аңа үч итмәкче булган. Баланың тәнендә кара янган, күгәргән эзләр юк. Шулай да полиция тикшерү оештырган.

Бала-чага хәзер бигрәк тапкыр инде, сүз юк... 

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас