Дөньяда ниләр бар?
28 март 2023, 21:26

Ипи заводында дроннар ясый башлаганнар

Кулларыннан килгәч, афәрин!

tambov.bezformata.comtambov.bezformata.com
Фото:tambov.bezformata.com

Тамбовта ипи комбинаты  үз корылмаларында махсус хәрби операция ихтыяҗларына дроннар җыя башлаган.

Бу хәл болай башланган.  Комбинат җитәкчелеге һәм хезмәткәрләре, акчалар җыеп, гуманитар йөк рәвешендә алгы сызыкка квадрокоптерлар сатып алып  озатканнар. Һәм инженерларның башына якты уй килгән: кул астында шулкадәр заманча станоклар булганда нигә  читтән алырга? Шуңа да хәзер алар кайсыбер детальләрне сатып алып, күпчелеген 3D-принтерда ясап, “сугышчан кошлар”ны  үзләре җыя.

Бүгенге көндә Тамбов ипи салучылары аена 200 дрон җыя. Бер квадрокоптер аларга якынча 35 мең сумга төшә, әзерне сатып алуга караганда, бу шактый очсызрак. Квадрокоптерлар сәгатенә 65 километр тизлек җыя ала, зарядкалары 15 минут очышка җитә. Комплектта запас аккумуляторы бар.

Белгечләр квадрокоптерларның техник үзенчәлекләрен үстерү өстендә даими эш алып бара. Әйткәндәй, комбинатта икмәк-күмәчләр җитештерү күләме  һич кимемәгән.

Шулай. Бүгенге чынбарлык кайчак өстәмә юнәлешләрдә эшләргә дә мәҗбүр итә...
Чыганак: rg.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас