Дөньяда ниләр бар?
28 март 2023, 05:31

Яраланган килеш 10 яшьлек малай кызларны диверсантлардан коткарган

Мондый геройлар күбрәк булсын иде. 

vesti.ruvesti.ru
Фото:vesti.ru

Владимир Путин   Украина коралланган көчләренең диверсантлары һөҗүме вакытында балаларны коткарган Фёдор Симоненконы “Батырлык өчен” медале белән бүләкләде. Бу хактагы указ хокукый мәгълүмат порталында бастырылган.

Дәүләт башлыгы Указында малай гражданлык бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыгы һәм фидакарьлеге өчен бүләкләнгән дип билгеләнә.

Исегездәдер, 2 мартта Брянск өлкәсенең Любечане авылы территориясенә диверсантлар үтеп кергән иде. Алар урындагы кешеләр утырган машинага ут ачу нәтиҗәсендә бер кеше һәлак булды.

Вакыйгада шулай ук 10 яшьлек Фёдор да каты яраланган иде. Җәрәхәтләнсә дә, Фёдор ике кызга машинаның арткы ишеге аша чыгарга ярдәм итә. Балалар урманга кереп кача, соңыннан Фёдор  “попутка” тотып, кызларны хәвефсез урынга илттерә. Шул урыннан аны дәваханәгә алып китәләр дә инде. Кабыргалары һәм эчке әгъзалары арасына кереп кысылган пуляны табиблар берничә сәгать дәвам иткән операция ярдәмендә ала. 

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас