

Мәскәүдә яшәүче ир, кредитлар алып, зираттагы “югары көчләргә” түләсен өчен багучыга 300 мең сум акча күчерә.
Яшь егетнең сөйгәне бер дә көтмәгәндә аның белән мөнәсбәтләрне туктаткач, ул аны сихер ярдәмендә кайтарырга теләгән.
Ир интернетта үзен Юлия Владимировна дип таныштырган багучыны таба да, ярдәм сорый. Багучы ризалаша, диагностика үткәрә һәм сихер сеансының бәясен – 41 мең сум – әйтә. Акчалар күчергәч, иргә нибары әзер инструкцияләрне үтәргә кала – сөйгәненең фотосурәтен мендәр астына салырга, фатирда чиркәү шәмнәре яндырырга. Әмма боларның берсе дә булышмый.
Күрелгән чара булышмагач, багучы зират сихерен тәкъдим итә. Аның хакын ул 444 мең сумнан бәяли. Акчаларны ул соңрак кайтарам дип вәгъдә итә. Ир ризалаша, кредитлар ала, эштәге начальнигыннан бурычка да сорый. Сумманы тулысынча җыя алмый ул, нибары 300 мең сум акча әзерли. Багучыга күчерә. Әмма шул вакыттан алып сихерче ирне блокировкалаган, элемтәгә чыкмый, ди.
Чыганак: lenta.ru