Дөньяда ниләр бар?
27 март 2023, 06:05

Дүрт аяклы герой – Сармат

Джульбарс, Джек-разведчиклар дәвамы...  

Дүрт аяклы герой  – СарматДүрт аяклы герой  – Сармат
Дүрт аяклы герой – Сармат

Джульбарс, Джек-разведчиклар дәвамы...

 

Коми республикасында  махсус операция барган җирдә геройларча һәлак булган Сармат кушаматлы овчаркага һәйкәл куярга телиләр.

Сармат  үз гомерен куркыныч астына куеп, хуҗасын үлемнән саклап калган һәм “Мой ласковый и нужный зверь” премиясенә лаек булган эт. Аннан тыш Сармат  “Йөнтәс Оскар” премиясе иясе.

Сармат үзенең хуҗасы патруль-пост хезмәте ветераны Андрей Мухин белән алгы сызыкта хезмәт иткән.

Сыктывкардан барган эт безнең хәрбиләргә сугышта ярдәм иткән.

Андрей Мухин турында “кинолог булып туган” диләр. Ул 24 ел иминлек саклау органнарында хезмәт иткән.

Сармат алгы сызыкта бик күп егетләрнең гомерен саклап калган. Ул ВСУ гаскәрләренең һөҗүме, аннан җибәрелгән дроннар, реактив снарядларның  якынлашуын  хәбәр итеп торган. Миналарны тапкан.

 «Барс-1» һәм «Барс-14» батальоннары егетләре аны үзләренең талисманы дип санаган. Әмма Сармат хәрби бурыч үтәгәндә батырларча һәлак булган.

Сарматны соңгы юлга озатканда бу дөньяда, аеруча соңгы елларда,  күпне күргән пәһлевәндәй ир-егетләр дә күз яшьләрен тыя алмаган.

Этләрнең тугрылыгына, кайбер кешеләрдән дә акыллырак булуына хәйран калырлык.

Рәхмәт сиңа, Сармат! Бу дүрт аяклы дустыбыз Бөек Ватан сугышы елларында кабатланмас кыюлыклар күрсәткән Джульбарс, Томан, Дина диверсант, Джек-разведчик, Рекс, Бульба, Альма кебек  “йөнтәс фәрештәләр” буыны дәвамы!

Дүрт аяклы герой  – Сармат
Дүрт аяклы герой – Сармат
Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас