

Француз челтәренең кибетләре “урындагы менеджментка” тапшырылачак. Челтәрнең хуҗалары эш урыннары сакланачак, гипермаркетлар эшенә бу бернинди йогынты да ясамаячак, дип ышандыра.
“Леруа” хезмәткәрләре сатып алучыларны кибетләр элеккечә эшләячәк, беркем дә ябылмаячак дип тынычландыра. Кибетнең исемен дә әлегә алмаштырырга җыенмыйлар, ди.
Ахырда ни булып бетәр, билгесез. Челтәрнең хуҗасы алышынгач, үзгәрешләр булмый калмас инде ул...
Уфада 12 ел элек ачылган “Леруа Мерлен” кибетенә бармаган кеше юктыр. Анда бакча, төзелеш, ремонт, йорт-фатир өчен кирәк-яраклар сатып алырга була. Биредә эконом-класстан алып премиум-класска кадәр товарлар бар.
Бүгеннән “Леруа” ябыла калса, күпләрнең эче пошар иде, мөгаен...