Дөньяда ниләр бар?
24 март 2023, 08:08

Миллионнарча француз протестка чыккан

Ил президенты Эммануэль Макрон халыкның яшәү дәрәҗәсен элеккеге кимәлдә саклап калу өчен французларга күбрәк эшләргә туры киләчәк дип белдергән.

Миллионнарча француз протестка чыкканМиллионнарча француз протестка чыккан
Миллионнарча француз протестка чыккан

Франциядә пенсия реформасына каршы миллионнан артык кеше урамнарга протест акциясенә чыккан. Бу хакта илнең эчке эшләр министрлыгы белдергән.
Шул ук вакытта Франциянең гомум хезмәт конфедерациясе протест акцияләрендә 3,5 миллионнан артык кеше катнашты дип раслый. Аерып әйткәндә, Франция эчке эшләр министрлыгы Парижда протест белдерүчеләр саны 110 мең дисә, Гомум хезмәт конфедерациясе исә протест белдерүчеләр санын 800 мең дип атаган.
Демонстрацияләр барышында 123 полиция хезмәткәре һәм жандарм яраланган.
Билгеле булуынча, Франциядә быел гыйнвар ахырыннан алып пенсия реформасына каршы көчле протест акцияләре бара. Ил президенты Эммануэль Макрон халыкның яшәү дәрәҗәсен элеккеге кимәлдә саклап калу өчен французларга күбрәк эшләргә туры киләчәк дип белдергән. Реформа проекты пенсия яшен 2031 елга кадәр 65 яшькә җиткерүне күзаллый. Француз парламентының "Милли берләшмә" уңнар партиясе фракциясе җитәкчесе Марин Ле Пен Франция хөкүмәте халык арасында "социаль шартлау"га шартлар тудырды, дип кисәткән.

Фото:theconservativetreehouse.com

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас