Дөньяда ниләр бар?
24 март 2023, 07:21

Квитанцияләрегезне саклагыз

Ай саен квитанцияләр җибәрүгә генә 50 тонна кәгазь сарыф ителә.

Квитанцияләрегезне саклагызКвитанцияләрегезне саклагыз
Квитанцияләрегезне саклагыз

Торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәтләре буенча түләү квитанцияләрен кимендә 3 ел сакларга кирәк. Шулай киңәш итә Европа юридик хезмәте юристы.
Кагыйдәгә ярашлы, кулланучы ТКХ хезмәтләрен түләүне раслаучы документларны кимендә 3 ел вакыт сакларга тиеш. Әмма русиялеләргә квитанцияләрне тагын да озаграк сакларга киңәш итәләр, чөнки түләүне раслау өчен кирәк булуы мөмкин.
Күптән түгел Русия экология операторы ТКХның кәгазь квитанцияләреннән этаплап баш тартырга тәкъдим итте. Документлар электрон рәвешкә күчәргә һәм сакланырга тиеш. Исәпләүләргә ярашлы, ай саен квитанцияләр җибәрүгә генә 50 тонна кәгазь сарыф ителә. Алар исә чүплек полингоннарына ташлана.

Фото:domstrousam.ru

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас