Дөньяда ниләр бар?
24 март 2023, 06:40

Өч ел өйдән чыкмыйча яшәп буламы?

Коронавирус йоктырудан куркып, ирен дә куып чыгарган. Фатир - чүп оясы. 

Өч ел өйдән чыкмыйча яшәп буламы?Өч ел өйдән чыкмыйча яшәп буламы?
Өч ел өйдән чыкмыйча яшәп буламы?

Бер хатын, Covid-19 эләктерүдән куркып, өч ел дәвамынла улы белән өйдән чыкмыйча яшәгән.

Пандемия башлангач, Һиндстанда яшәүче 36 яшьлек хатын урамга түгел, балконына да чыкмаган. Үзенә һәм 10 яшьлек улына коронавирус эләгер дип шулкадәр курыккан ки, хәтта ирен дә өйдән куып чыгарган. Ул эшкә йөри, димәк, бер заман барыбер йоктырачак, дип фикер йөрткән ул. Баланың әтисе шул вакыттан бирле фатир арендалап яшәгән.

Ялгыз тормыштан тәмам туйгач, полициягә ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән. Гаиләсе яшәгән фатирны ачтырып кергәннәр. Ә анда карарлык түгел, ди. Фатир чүп оясына әйләнгән.

Хатынны психиатрия бүлегенә салганнар.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас