

Аның тизлеге сәгатенә, кимендә, 6120 километрга җитә.
Мондый боеприпаслар Югославияне бомбага тотканда, 2003 елда Америка Иракка бәреп кергәч кулланылган.
Русия чит ил эшләре министрлыгының рәсми вәкиле Мария Захарова Бөек Британиянең әлеге явыз нияте корал куллынылган халыкка карата геноцид булып саналачак дип белдерде. Моны провокация дип атады. Ул шулай ук 2016 елда Сербиядә күзәтелгән хәлне мисалга китерде.
Югославияне ярлыландырылган уранлы снарядлар белән бомбага тотканнан соң, Сербиядә 22 мең кеше карциннан (яман шеше) авырып үлгән. Бу — җан башына процент нисбәтендә дөнья антирекорды.
Русия оборона министры Сергей Шойгу Лондонның Киевка шундый корал озатырга җыенуын атом-төш сугышын якынайтканнан-якынайту дип бәяләде.
Русия президенты Владимир Путин: «Көнбатыш Русия белән соңгы украинга кадәр телдә генә түгел, гамәлләре белән дә сугышырга җыенганга охшаган. Әгәр Лондон үз карарын үзгәртмәсә, Мәскәү аңа җавап бирергә мәҗбүр булачак»,—диде.
Аллаһ сакласын! Инглизләр сугыш утын тагын да ныграк дөрләтмәсен, провокация булып кына кала күрсен.
ФОТО: SGT. JOHN SCHOEBEL/GLOBALLOOKPRESS