Дөньяда ниләр бар?
23 март 2023, 09:36

Кытай белән хезмәттәшлек ныгый

Кытай Халык Республикасы җитәкчесе Си Цзиньпинның Русиягә өч көнлек сәфәре бөтен дөньяның игътибар үзәгендә булды.

Кытай белән хезмәттәшлек ныгыйКытай белән хезмәттәшлек ныгый
Кытай белән хезмәттәшлек ныгый

Си Цзиньпинның Русия президенты Владимир Путин белән очрашуы вакыйганың төп мәле булды. Ә Путин белән очрашуга кадәр ул премьер-министр Михаил Мишустин белән сөйләште. Очрашуда Цзиньпин Русия—Кытай мөнәсәбәтләренең ныклыгы күп сынаулар аша үтүен билгеләде. «Шуңа да ил җитәкчесе итеп өченче тапкыр сайлангач һич икеләнүсез беренче тукталышым итеп Русияне сайладым»,—диде ул,

         Моннан ун ел элек Кытай җитәкчесе Русиягә килгәч, ике ил арасында товар әйләнешенең 100 млрд. долларга җитәчәгенә ышаныч  белдергәннәр иде. Быел исә бу санны икеләтә арттыру турында сүз барды. Монголия территориясе аша «Себер көче-2» газүткәргече төзү күзаллана, безнең белгечләр Кытай коллегаларына атом электр станцияләре өчен энергия блогы төзергә ярдәм итә. Бергә космоска  очу, яңа логистик маршрутлар булдыру да карала. Русия Кытайны Төньяк диңгез юлын булдыру эшендә дә катнашырга чакырды.

         Мишустин белән очрашудан соң югары дәрәҗәле кунак Кремльгә юл алды. Анда аны президент Владимир Путин белән рәсми очрашу көтә иде. Очрашу вакытында тиешле церемонияләр башкарылганнан соң, сөйләшүләр башланды.  Башта аз санлы ярдәмчеләр белән тар форматта, аннары киңәйтелгән форматка күчтеләр. Сәүдә-икътисади хезмәттәшлек өстенлекләрен билгеләгәннән соң, Путин эшлекле даирәләрне кул куйган документлар буенча кичектергесез эш башларга чакырды. 2030 елга кадәр билгеләнгән икътисади хезмәттәшлек электрон сәүдә һәм башка инновацион, үзара бәйләнешле логистика системасы, глобаль энергетик хәвефсезлекне тәэмин итүне күзаллый.

         Дөньядагы хәл-вакыйгаларга карата Русия белән Кытайның карашлары туры килә яисә бик охшаш. Ике ил дә башкаларның чит дәүләтләр мәнфәгатенә зыян салуына каршы чыгыш ясый, дип билгеләде Путин. Мәскәү белән Пекин ике ил арасындагы мөнәсәбәтләрне уңышлы, тотрыклы, ныклы дип атый. Русия дә, Кытай да «югары демократия» юк, ә илләр үзләре төзегән модель буенча алга барырга һәм кеше хокуклары өлкәсендә үзләренең үсеш юлларын сайларга тиеш, дип билгеләде. Ике як та янә «төсле революцияләр»не тәнкыйтьләде һәм моңа каршы тору өчен елына бер тапкыр эчке эшләр министрлыкларының очрашуларын оештыру яклы фикер белдерде.

         Русия, Тайвань КХРның аерып алгысыз өлеше дип, бер Кытай принцибын яклавын белдерде. Кытай исә «Төньяк агым» газүткәргечен шартлатуны объектив тикшерергә чакырды.

         Аңлашылуынча, Путин белән Цзиньпинның очрашуын Америка һәм Көнбатыш тирән кызыксыну белән күзәтте. Алар ике лидерның да һәр сүзен йотлыгып тыңладылар, катгый карашларын белдерә бардылар. Билгеле ки, алар Мәскәү белән Пекинның дуслыгына ничек тә аяк чалырга тырыша: санкцияләрдән алып янауларга кадәр яңгыратыла. Дуслыкка киртә куя алмауларын аңларга вакыт та соң. «Русиянең Көнбатыш белән элемтәләре начараюы Кытай—Русия мөнәсәбәтләренә йогынты ясый алмый һәм бу дөньяга юнәлтелгән төп сигнал»,— дип билгеләде сәяси аналитиклар.

Быел февральдә Пекин Украинадага конфликтны көйләү буенча үзенең планын тәкъдим иткән иде. Киев һәм Көнбатыш әзер булган хәлдә, Кытай инициативасының күп положениеләре тынычлык шартларын көйләү буенча нигез була алыр иде диде Путин, тик әлегә моңа әзерлекне күрмәвен әйтте.

Америка һәм Европа сәясәтчеләре Кытайның тынычлык планындагы «җитешсезлекләргә» төртеп күрсәтте. АКШ дәүләт секретаре Энтони Блинкен Кытайның тынычлык планы борчылу тудыруын, чөнки анда басып алган территорияләрдән Русия гаскәрләрен чыгару буенча өндәмә булмавын ассызыклады. Көнбатыш сафсата сатудан да читенсенеп тормады. Имеш тә, Кытай Русиягә корал озата. ЕСның чит ил эшләре буенча комитеты җитәкчесе Жозеп Боррель әлегә андый хәлләр күзәтелми, диде-диюен, әмма аны ишетүчеләр булдымы икән?!. Русия дә корал сатып алу турындагы сөйләнүләрне катгый кире какты.

         Әйе, Кытай белән Русия дуслыгына карата Көнбатышның үз фикере. АКШ иминлек советы вәкиле Джон Кирби фикеренчә, Кытай белән Русия «исәпкә корылган никахта». Русия КХРга иң эре газ озатучы булса, Кытай исә — Русиянең төп сәүдә партнеры. Ике илнең якынаюының төп максаты — АКШ лидерлыгына каршы тору. Чит ил экспертлары раславынча, Русия белән хезмәттәшлек итүдән бигрәк, Пекин өчен АКШ һәм аның союздашлары белән хезмәттәшлек ныграк кирәк. Шул ук вакытта Кытай Русиянең Украинада отылуын да теләми һәм Көнбатышның Мәскәүнең хәвефсезлек өлкәсендәге законлы кайгыртучанлыгын тануын тели. Чөнки ул үзе шушы «күлмәкне киеп карарга» җыена, ягъни аның төп теләге — Тайваньны Кытайга кушу.

         Бүгенге көннәрдә чит ил басмалары Русия – Кытай дуслыгы һәм Путин белән Синың Американың дөньяда өстенлекле ил булуына каршы чыгулары турындагы хәбәрләр белән чуарланган.  Чынлап та, Русия белән Кытай  күпполярлы дөнья төзелешенә күчүне бергә гамәлгә ашырмакчы. Тарихи сәфәрен тәмамлап, Си Цзиньпин төп йомгаклау фикерен үзе яңгыратты. «Бүген йөз ел дәвамында булмаган үзгәрешләр бара. Без исә ул үзгәрешләрне бергә алга этәбез. Кадерле дустым, зинһар, үзеңне сакла»,—диде ул Путин белән саубулашканда.

         Быел алар тагын очрашачак. Си Цзиньпин Русия президентын җавап сәфәре белән Кытайга чакырды.  Ул сәфәрнең дә тарихи булачагына бернинди шик юк.

Фото:levencovka.ru

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас