Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
22 март 2023, 00:27

Баш очында – унитаз

Сез бу хакта ни уйлыйсыз, дуслар?

Видеодан скрин.
Фото:Видеодан скрин.

Кытай блогеры видеода Чжэнчжоу шәһәрендәге отельдә кечкенә бер номерны күрсәтеп танылган.

Турист тәүлегенә бәясе 60 юань (672 сум) торган отель номерны төшергән. Кечкенә генә бүлмәдә кровать, раковина һәм унитаз урнашкан. Унитаз исә кроватьның баш очына 10 сантимер кала кукраеп утыра. Видеодан блогер уянгач, урын-җирдән тормыйча да юынып булуны күрсәтә.

Моннан тыш, номерда тәрәзә төбендә чәйнек күренә, раковина өстендә – кечкенә көзге. Стенага тастымал киптергеч һәм кондиционер эленгән. Номерны арендалаучылар өчен стенада берничә элгеч бар, розетка да.

Әйе, кытайлылар экономияләргә ярата инде. Тик менә баш очындагы унитаз гына гаҗәпкә калдырды...  Ә тапкыр блогер аптырап калмаган, капкачын ябып, унитазны тумбочка кебек  тә кулланган әле. 

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: