Дөньяда ниләр бар?
19 март 2023, 20:18

Алтынчы каттан балкон аша төшмәкче булган

Чөнки ялгыш фатир ачкычын тәрәзәдән ыргыткан.

kasharynews.rukasharynews.ru
Фото:kasharynews.ru

Электростальдә яшәүче  34 яшьлек ир 36 яшьлек сөяркәсе  белән кәеф-сафа корганда талашып киткәннәр. Котырынган ир тәрәзәдән хатынның әйберләрен атып бәрә башлаган. Шул әйберләр арасында ялгыш фатир ачкычыда чыгып очкан.

Ир белән хатын бикләнеп калган. Нишләргә белмәгән ир  6 каттан бер-берсенә простынялар бәйләп төшмәкче булган. Әмма балконнан төшкәндә кулы ычкынып китеп, ир асфальтка очып төшкән. Бу хәлгә шаһит булган хатын тиз арада ашыгыч ярдәм чакыртса да, медиклар килеп җиткәнче ир инде җан тәслим кылган... 

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас