

Reddit сайты кулланучысы хатыны белән бертуганнар (әтисе дә, әнисе дә бер үк түгел) булуын белгән. Туганлыклары турында алар балалары тугач кына белгән. АКШта яшәүче ирне кечкенә чагында уллыкка алганнар. Сигез ел элек ул күрше штатка командировкага баргач, бер кызны очрата. Алар бер-берсенә гашыйк булалар. Күп тә үтми сөйгәне яшәгән штатка күченә. Яшьләр өйләнешә. Аларның ике баласы туа.
Кече уллары тугач, хатынга бөер күчереп утырту операциясе таләп ителә. Кызганычка каршы, хатынның бер туганы да донор буларак туры килми. Нишләргә белмәгән ир, органнарның үзара туры киләме-юкмы икәнлекне белер өчен ДНК тест биреп карарга уйлый. Икенче көнне табиблар аңа донор роленә идеаль туры килүен хәбәр итә.
"Аннары табиб ниндидер өстәмә анализ билгеләде. Мин ризалаштым", - дип яза ир. Өстәмә анализлар нәтиҗәләре "туры килүнең аномаль югары процентын" күрсәткән. Табиб иргә бала белән ата-ананың ДНК-лары иң күбе 50 процентка кадәр туры килергә мөмкин, ә менә бертуган абый-сеңелләрнең геннарының туры килүе 100 процент тәшкил итә ала дип аңлаткан.
"Әйе, без якын туганнар. Мин шаярмыйм. Арытаба ничек яшәргәдер, белмим. Моның башка сыймаслык хәл икәнен беләм, әмма ул минем хатыным һәм безнең ике балабыз бар", - ди бертуган сеңлесенә өйләнгән ир..
Аптыраган ир бу вакыйга бн социаль челтәрләрдә уртаклашкач, кешеләр аны тынычландырган. Балаларыгыз тугач, иң мөһиме, алар сәламәт булгач, гаиләне таркатуның мәгънәсе юк, дигәннәр.
Чыганак: lenta.ru