Дөньяда ниләр бар?
17 март 2023, 10:59

Яз килүгә аюлар да куана

Приморьеда кышкы йокыдан чыккан аюның "биюе" видеога төшерелгән.

Яз килүгә аюлар да куанаЯз килүгә аюлар да куана
Яз килүгә аюлар да куана

Приморьедагы “Леопард иле” паркы галимнәре һималай аюының кышкы йокыдан уянып чыгып агач янында "биегәнен" күрсәткән видео тәкъдим итәләр.

Видеода һималай аю авызын тырный - борынын һәм яңагын кабыкка сөртә, арткы аякларында басып торып агачка ышкына.. Галимнәр әйтүенчә, мондый материаллар хайваннарның үз-үзләрен тотыш үзенчәлекләрен өйрәнергә мөмкинлек бирә.

“Леопард иле” паркында коңгырт һәм һималай аюы яши. Паркның исеме дөньяда иң сирәк очрый торган зур мәче, Көнчыгыш леопарды белән бәйле. Бу ерткычлар Приморье  Краеның көньяк-көнбатышында, шулай ук ​​Кытайныж Русия белән чик буендагы кечкенә җирдә яшиләр. Шулай ук, КХДР белән чик буенда берничә зур мәче теркәлгән. Ерткыч мәчеләрнең төп өлеше әлеге милли паркта яши.

Чыганак:ria.ru

Фото:rbc.ru

 

Автор:Фаткуллин Рәдиф
Читайте нас