

Ул Казахстан президенты Касыйм-Жомарт Токаев, премьер-министр Алихан Смаилов, чит ил эшләре министрлыгы җитәкчелеге белән очрашачак. Рәсми чаралар арасында Астанада ЕлизаветаII исемендәге сквер ачу вакыйгасы да булачак.
АКШ һәм Европа вәкилләре элекке СССРның союздаш республикаларына тузан төшерми - туктаусыз рәсми сәфәр кылалар. Нинди максат белән килүләре яхшы аңлашыла: Русиягә каршы котырту эшләре алып бару. Сәяси экспертлар раславынча, көнбатыш чиновникларының бәйләнчек сәфәрләреннән Үзәк Азия илләре туйган булырга тиеш. Алар, ал-ял белми, Русиягә каршы кертелгән санкцияләргә кушылырга һәм Мәскәү белән хезмәттәшлек итүне туктатырга чакыралар.
Мәсәлән, быел февральдә АКШ дәүләт секретаре Энтони Блинкин Астананы Мәскәү белән дус яшәмәскә котыртып кайтып китте. Әмма гасырлар буена иңгә-иң терәп яшәгән Русия белән Казахстан арасын боза алмады. Казахстан аларның чакыруларына җавап итеп Русия Федерациясе ягыннан янаулар күрмәвен, алай гына да түгел, арытаба да икеяклы хезмәттәшлекне дәвам итәчәген белдерде.
Күптән түгел Клеверли Молдавия һәм Грузиягә сәфәр кылган иде. Демократияне яклауга дигән булып аларга долларлар бүлү турында шаулап һәм Русия белән дус яшәмәскә өндәп кайтып китте.
Фото:politicshome.com