+21 °С
Болытлы


Испаниядә яшәүче бер кыз 2017 елда маркетплейстан брелокка заказ биргән булган. Сатып алган, ләкин күпме көтсә дә, посылкасы килмәгән. Сатучы акчаны кире кайтарган.
Моңа 6 ел үтеп, кыз бу хәл турында инде оныткан. Көтмәгәндә почта тартмасына брелок килүе турында хәбәр килгән. Посылка моңа кадәр кайларда адашып йөргәндер, белүче юк. Тик, хәзер бу мөһим дә түгел инде.
Көтелмәгән шатлыгы белән кыз социаль челтәрләрдә дә бүлешкән.