

Болгария башкаласы София үзәгендә, Украина конфликтында үз илләренең тулы нейтралитет саклавын таләп итеп, йөзләрчә кеше акциягә чыккан.
Акциядә катнашучылар НАТОга каршы «Без туганнарыбызга атмыйбыз!», «Көнчыгыш фронты янәдән бездән башка» дигән лозунглар тотканнар. Моннан тыш, протест белдерүчеләр урамнарда алдагы елның 1 гыйнварыннан евроны әйләнешкә кертүгә каршы култамгалар җыйганнар.
Күптән түгел Болгарияне Украина конфликтына җәлеп итүгә каршы протест акциясендә 10 меңнән артык кеше катнашкан. Митинглар һәм урам демонстрацияләре София, Пловдив, Варна, Руса, Стара-Загора, Силистра, Казанлык, Шумен һәм Тырговиште калаларында үткән.
Соңгы ике елда Болгария өченче илләр аша Украинага миллиард долларлык акча озаткан. Урындагы компанияләрУкраинадагы клиентлары белән турыдан-туры түгел, ә чит ил компанияләре аша алыш-биреш ясый.
Фото: fishki.net