

Сүрия президенты Бәшәр Асад Мәскәүгә килде. Русия президенты Владимир Путин белән өч сәгатькә сузылган әңгәмәдә геосәяси хәлләр торышы тикшерелде. Асад зур ярдәм күрсәткәне өчен Русиягә рәхмәтле булуын белдерде.
Ике ил җитәкчесе дә Сүрия белән Русия арасындагы дуслыкның ныклы булуын ассызыклады. Бу очрашу, иң тәү чиратта, бөтен дөньяга Русиянең Сүриядәге йогынтысы кимемәвен күрсәтү булды.
Асад Украинада барган махсус операциягә карата фикерен белдерде: «Неонацистларга һәм иске нацистларга каршы махсус операцияне Сүрия яклавын белдерәсем килә. Мин иске һәм яңа нацистлар димен, чөнки Көнбатыш үзенең җирендә иске нацистларны элек ничек кабул итсә, бүген дә ул моны дәвам итә, ярдәм күрсәтә»,—диде. Ул бу сүзләрне «дуслык һәм тугрылык» йөзеннән генә түгел, ә чынлап, бүген дөньяның тотрыклануга ихтыяҗ кичерүен тоеп әйтүен белдерде.
Әлеге, очрашуның төп максатларының берсе — Владимир Путинның Бәшәр Асадны Төркия президенты Рәҗәп Эрдоган белән бәйләнешкә керүгә инандыру иде. Мәскәү былтыр декабрьдә аларның очрашуын оештырырга тырышты, әмма тормышка ашмады. Төркия — Сүрия мөнәсәбәтләрен көйләү мәсьәләсе һаман бер урында тапана. Дамаск Төркиянең Сүрия төньягыннан гаскәрләрен чыгаруын, Әнкарага лояль булган «террор төркеме» дип атаган кораллы оппозицияне яклавын туктатуын таләп итә. Сүрия бу таләпләрне даими яңгыратып тора. Моннан тыш, Асад Төркиядә үтәчәк президент сайлауларына кадәр, Эрдоганга сәяси козырьләр бирмәс өчен, аның белән очрашырга теләмәвен белдерә килде. Ә менә төрек властьларына сайлау алдыннан бу сөйләшү бик кирәк. Аннары, Сүрия—Төркия чигендәге вакыйгалар көйләнсә, бу Төркиядәге Сүрия качакларының өйләренә кайтуын тизләтер иде. Әнкара исә «сепаратистлар» һәм «террорчыларга» каршы Дамаск белән бергә каршы торырга кирәк дип тәкрарлый. Әнкара фикеренчә, Сүриядәге Көрд отрядлары Көрдистанның Эшчеләр партиясе белән элемтәдә тора.
Мәскәү исә көрд отрядларының Төркия-Сүрия чиген контрольдә тотуны Дамаскка тапшырса, бу ике ил арасындагы киеренкелекне бераз киметер иде, дип раслый. Тик әлегә Төркиянең Сүрия төньягын калдырып чыгарга исәбе юк.
Фото: kazanfirst.ru