

Русия Оборона министрлыгы Америка аппаратының Кара диңгезгә килеп төшүен раслады. Министрлык һавага күтәрелгән Русия истребительләренең пилотсыз очу аппараты белән контактка кермәве, корал кулланмавын белдерде. Оборона министрлыгы белдерүенчә, кинәт маневр ясый башлаган аппарат, идарәсен югалтып суга килеп төшкән.
Америка Русияне дронны алдан уйлап юк итүдә гаепләде. Очу аппараты халыкара һава киңлекләрендә көндәлек операцияне үткәрә иде, диде АКШның Европа һәм Африкадагы хәрби-һава көчләре командующие Джеймс Хеккер.
Ярамаган урында очмасын иде, диде Русия президентының матбугат-секретаре Дмитрий Песков вакыйгага аңлатма биргәндә. 15 мартта Русия оборона министры Сергей Шойгу Пентагон җитәкчесе Ллойд Остин белән телефон аша сөйләшкәндә Американың пилотсыз очу аппаратлары Кырым ярларында киеренлекне көчәйтү куркынычын арттыра дип әйтте.
Русиянең Вашингтондагы илчесе Анатолий Антонов вакыйганы провокация дип атады. Америка самолетлары һәм кораблары Русия чик буйларында маҗара эзләп йөрмәсеннәр, диде.
Фото: profile.ru