Дөньяда ниләр бар?
15 март 2023, 15:02

Русия гимнын басып тыңламаган депутатка повестка килгән

Ә сез ничек уйлыйсыз, депутат басарга тиеш булганмы?

rutvit.comrutvit.com
Фото:rutvit.com

Русия гимнын башкарганда торып басмаганы өчен тәнкыйтьләнгән Калуга өлкәсенең Кече Ярославец район җыелышы депутаты Александр Лепендинга  хәрби комиссариатка чакыру кәгазе килгән. Бу хакта “Калужские новости” челтәрле басмасы хәбәр итә.

Лепендинны имеш тә мәгълүматларны тикшерер өчен хәрби комиссариатка чакырганнар. Чакыру кәгазен аңа депутат этикасы буенча  комиссиядә тапшырганнар. Бу комиссиягә Лепендинны февральдә Кече Ярославец районы башлыгы чыгышы вакытында Русия гимнын басып тыңламаганы өчен чакырганнар.

Депутат моны тренировкада арыганлыгы белән аңлаткан.  Хәлем бетү сәбәпле ил гимнына тора алмадым, дип ышандырган депутат. Лепендинның кылыгы зур җәнҗал тудырган иде. Гамәлдәге законга ярашлы, Калуга депутаты чарада гимнны басып тыңларга тиеш булган. Лепендинның коллегалары аның аклануларын ахмакларча кылану дип атаганнар. Түрәне  дәүләт символының рәсми куллану тәртибен бозганы өчен административ җаваплылыкка тарттырырга мөмкиннәр  дип фаразланган иде. 

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас