

Башкортстан буенча ЭЭМның ЮХХДИ аерым юл-патруль хезмәте батальоны хезмәткәрләре тулгаклары башланган хатынга ярдәм иткән.
Полицейскийларның бу игелекле гамәле турында хатын үзе социаль челтәрләрдә хәбәр иткән, ди төбәк буенча дәүләт автоинспекциясе җитәкчесе Владимир Севастьянов.
"Полиция капитаны Вячеслав Яшкин һәм лейтенант Артур Солтангәрәев Уфа районының Федоровка белән Карпово торак пунктлары арасында патруль хезмәтендә булганнар. Экипаж яныннан зур тизлектә тәгәрмәченең тыны чыккан машина узып киткән. ЮХХДИ хезмәткәрләре бу хакта водительгә хәбәр итәргә уйлаган", - дип яза В. Севастьянов.
Водитель тулгаклары башланган хатынын бәби табу йортына илтмәкче булган. Инспекторлар тиз арада хатынны дәваханәгә илткән. Телефоннан сөйләшкәндә йөкле хатынның ире полицейскийларга үзе белән "запаскасы" булмавын әйткән. Аңа күршесе килеп ярдәм иткән.
Соңрак социаль челтәрләрдә хатын үзе һәм бәби белән бар да яхшы булуын хәбәр иткән.
Чыганак: Вashinform.ru