

Чиләбе өлкәсеннән 25 яшьлек депутат Максим Гулин Дәүләт Думасыннан китәргә булган. “Яңа кешеләр” партиясе вәкиленең вәкаләтләренең вакытыннан алда туктатылу карары проекты махсус сайтта бастырылган.
Документка ярашлы, Гулинның вәкаләтләре 13нче марттан туктатылган дип исәпләнә. Карар парламентның түбәнге палатасының пленар утырышында 16 мартта тикшереләчәк.
РБК каналы белән әңгәмәсендә депутат Мәскәүдә эшләргә планлаштыруын әйткән. Яңа эш урыны турында соңрак хәбәр итәм, дигән ул.
“Яңа кешеләр” партиясе матбугат хезмәтендә исә Гулин эштән үз теләге белән китү турындагы гаризасын түбәнге палата рәисе Вячеслав Володинга 10 мартта ук юнәлткән иде, диләр. “Максим Гулин Дәүләт Думасында эшләгән башлангычларын башкарма властьта гамәлгә ашырырга җыена”, – диелә ул хәбәрдә.
Мине бер генә нәрсә гаҗәпләндерә: депутатлыктан кем китә инде, ә? Шундый әйбәт һәм җайлы эш урыны...
Чыганак: lenta.ru