

Тверь өлкәсендә түрә хатыннарның сәер корпоративы видеога эләккән һәм социаль челтәрләргә таралган.
“Подъем” порталы язуынча, стриптиз ясаучы белән бу корпоратив Сонковкий округы хакимиятендә булган. Кадрлардан күренүенчә, кабинетта киңәшмәләр өчен өстәл тирәли хатын-кызлар тезелешеп утырган. Шулчак Том Джонсның «Sex Bomb» җырына селкенгәләп, гаурәтләрен яшермәгән ялангач ир-ат костюмындагы кеше керә. Ул хатын-кызлар алдыннан бии-бии үтә. Түрә хатыннар көлә, кул чаба. Кадр артында 8 март коорпоративында катнашкан бер ирнең “Тарзан пришел к вам” дигән сүзләре ишетелә.
Корпоративны хакимияттә эшләүче Юрий Байков оештырган. Төбәкнең Сонковский муниципаль округы башлыгы Андрей Гусев сүзләренчә, хакимияттә “ужас булган” һәм бәйрәм өчен җаваплы чиновникны эштән алган.
“Чараны оештыру беренче урынбасарга йөкләтелгән иде. Һәм менә шундый коточкыч хәл булган. Стриптиз биюче – рәсми фирмадан, былтыр да шушы фирмага мөрәҗәгать иткән идек. Беренче урынбасардан моны сорадым мин, әлбәттә, аны эштән җибәрдем. Мәсьәләне ачыклыйбыз”, – дип хәбәр итте округ башлыгы.
Миңа калса, бу оятсызлык билгесе. Эш урынында шундый тәртипсезлекләр оештыру башка сыймый...
Чыганак: lenta.ru