Дөньяда ниләр бар?
13 март 2023, 17:01

Кеше баласына алимент түләгән

Хатыны тәртипсез һәм мәкерле булган инде...

Кушнаренко район судына яң ачылган нечкәлекләр сәбәпле эшне кабаттан карау гаризасы белән яшь ир мөрәҗәгать иткән. Ул балага алиментлар түләтүне туктатуны үтенгән, чөнки  ул элекке хатынының 4 яшьлек баласының  әтисе түгел икән. Моннан тыш ул туган көннәр язылган кенәгәдән баланың әтисе турындагы язуны гамәлдән чыгаруны таләп иткән.

Эш буенча суд-генетик экпертиза билгеләнгән. Аның нәтиҗәләренә ярашлы, яшь ирнең чыннан да баланың биологик атасы түгеллеге ачыкланган.

Гаилә таркалган очракта хатыннар еш кына ирләрен мәкерле, эчкерле, начар иде дип гаепләп сөйләргә ярата. Әмма кайсыбер чакта хатыннар да мәкерле була икән, әнә бит, “сулга” йөреп тапкан баласын иренә таккан, алимент та түләткән әле. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас