

Мәскәүнең “Маяковская” метро станциясендә өч гашыйк пар өйләнешкән, дип хәбәр итә шәһәрнең Транспорт департаменты. Пассажирларга комачауламас өчен законлы никахка керү тантаналары төнлә узган.
Парларның берсе метроның бу станциясен Владимир Маяковский иҗатына мәхәббәтләре аркасында сайлаган. Транспорт департаментында шуны да өстиләр: метрода язылышу Мәскәү ЗАГСлары белән хезмәттәшлеккә ярашлы стандарт протокол буенча үтә.
Мәскәүдә “Бәхетнең яңа адреслары” программасы кысаларында барлыгы 200 гадәти булмаган туй локацияләре гамәлдә. Программа дәверендә метрода барлыгы 31 пар никахка кергән.
Февральдә башкала метросында теркәлгән 3 никах быел тәүгеләрдән, ди.
Чыганак: Moslenta.ru