Дөньяда ниләр бар?
9 март 2023, 09:24

Молдавия нейтральлек саклап кала алырмы?

Молдавиянең «Шор» оппозицион партиясе рәисе урынбасары, парламент депутаты Марина Таубер партиянең ил властьларының отставкага китүенә ирешәчәген белдергән.

Молдавия нейтральлек саклап кала алырмы?Молдавия нейтральлек саклап кала алырмы?
Молдавия нейтральлек саклап кала алырмы?

«Шор» партиясе Наталья Гаврилиц җитәкчелегендәге хөкүмәтне отставкага җибәрү буенча зур һәм катлаулы эш башкарган. Властьлар ил каршында туган проблемаларны чишмәгән, шулай ук авыр икътисади вакыйгалар өчен җаваплылык тотмаган.

Партия закон инициативалары тәкъдим киткән, парламентта инициативалар белән чыгыш ясаган, ләкин үзләренең эшенең нәтиҗәләрен күрмәгәннәр.  Шуңа да алар президент Майя Санду белән ил хөкүмәтен отставкага җибәрергә вәгъдә иткән.

 Марина Таубер илнең нейтральлек тотуын  ил хәвефсезлеге гарантиясе дип атаган. Ул Молдавиянең НАТОга керүенә каршы  чыгыш ясый. Депутат президент Майя Сандуның Молдавиянең хәрби альянска кушылырга кирәклеге турындагы сүзләрен тәнкыйтьләп чыккан. «Мондый белдерүләр илне тотрыксызландыруга этәрәчәк, Днестр буе конфликтын кискенләштерүгә китерәчәк»,— дигән Таубер.

         Күптән түгел Молдавия чит ил эшләре министры Николау Попеску илдә дәүләт борылышы куркынычы тууы турында белдергән. Аның фикеренчә, бу куркынычны «Шор» партиясе тудыра.

Фото: ВКонтакте

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас