Дөньяда ниләр бар?
9 март 2023, 09:10

Мигрантларны ташучы машина табылган

Әлеге маршрут кешеләрне АКШ чикләренә кадәр ташу өчен  файдаланыла икән.

Мигрантларны ташучы машина табылганМигрантларны ташучы машина табылган
Мигрантларны ташучы машина табылган

Мексиканың Веракрус штатында бикле трейлерда йөздән артык балигъ булмаган бала табылган. Балаларның күпчелеге Гватемаладан дип атала.

103 баладан тыш, җилләтү тишекләре булган машина кузовында 212 өлкән кеше дә булган. Алар — Гватемала, Сальвадор, Гондурас һәм Эквадорныкылар.

Әлеге маршрут кешеләрне АКШ чикләренә кадәр ташу өчен  файдаланыла икән. Күрәсең, шоферны нидер куркыткан һәм ул машинага төялгән мигрантларны ташлап качкан.

Фото:dymontiger.livejournal.com

 

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас