Дөньяда ниләр бар?
9 март 2023, 09:01

Көнбатышта сугышны хуплаучылар кими

Европа илләрендә дә шушы ук күренеш күзәтелә икән.

Көнбатышта сугышны хуплаучылар кимиКөнбатышта сугышны хуплаучылар кими
Көнбатышта сугышны хуплаучылар кими

АКШ һәм Евросоюз илләрендә Украинага хәрби ярдәм күрсәтү һәм Русиягә каршы санкцияләрне көчәйтү дәрәҗәсе кими башлаган. Бу хакта «The Economist»  басмасы Британиянең YouGov компаниясе белән берлектә үткәргән анализ нәтиҗәләре сөйли.

Сораштырулар күрсәтүенчә, АКШта Украинага ярдәм күрсәтүне республикачылар да, демократлар партиясе дә азрак хуплый башлаган. Билгеле булуынча, АКШның Киевка актив рәвештә ярдәм күрсәтүче гамәлдәге президенты Джо Байден — демократлар партиясе әгъзасы.

Былтыр апрельдә Украинаны республикачылар партиясенең 67 проценты хупласа, хәзер — 39% гына. Демократлар партиясе нисбәте башта 82%, булса, хәзер — 75 %. Сораштыруда катнашучыларның күпчелеге Украинага гуманитар ярдәм озату яклы чыгыш ясаса, конфликт зонасына гаскәрләр җибәрү яклылар азрак булган.

Европа илләрендә дә шушы ук күренеш күзәтелә икән. Анда да Русиягә каршы санкцияләрне хуплаучылар саны кими. 2022 елда Бөек Британиядә алар 45 % тирәсе булса, хәзер — 35%, Германиядә исә — 40%тан 30 %-ка, Франциядә 25тән 20 %ка кимегән.

Фото: stg-ural.ru

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас