Дөньяда ниләр бар?
9 март 2023, 08:54

Грузиядә ник чуалышлар туган?

7 мартта Грузиядә чуалышлар башланган.

Грузиядә ник чуалышлар туган?Грузиядә ник чуалышлар туган?
Грузиядә ник чуалышлар туган?

Моңа «чит ил йогынтысының үтәкүренмәлелеге турында»гы закон проектының беренче укуда кабул ителүе сәбәпче булган. Документка ярашлы, республикада чит илләрдән финанс ярдәм алучы физик һәм юридик затларның махсус исемлеге булдырылуы ихтимал.

         Әлеге закон проекты оппозициядә торучыларның ачуын кузгаткан. 8 мартта протест белдерүчеләр ил властьларыннан чит ил агентлары турындагы законны юк итү һәм протест акциясе вакытында кулга алынучыларны азат итүләрен таләп иткәннәр. «Лело» оппозицион партиясе җитәкчесе Мамука Хазарадзе Грузиядә гражданлынарның вакыты чикләнмәгән буйсынмау кампаниясен башларга чакырган. Хазарадзе  фикеренчә, бүген грузин оппозициясе алып барган көрәштә җиңелү бөтен Грузиянең милли җиңелүен аңлатачак һәм аны дистәләрчә елга артка — СССР чорындагы тәртипкә һәм Русия «кочагына» илтеп ташлаячак. Ул, бүген Грузиядә хәлиткеч көрәш бара диеп, бөтен авылларда, калаларда, югары белем бирү йортларында, дәүләт органнарында, гомумән, бөтен урыннарда властьларга бойкот игълан итәргә чакырган. 

Акциядә катнашучылар баррикадаларга кадәр төзегәннәр.  Полиция «спецназ»ы аларга каршы резина пулялар, су сиптергечләр, яшь агызучы һәм борычлы газ кулланганнар. Оппозиционерлар полиция кысуына чыдый алмый таралышкан, әмма бераздан янә Грузия парламенты янына җыелышкан.  Тбилиси проспектында чуалышларда каза күрүчеләрне ашыгыч ярдәм машианалары дәваханәләргә ташый башлаган.

         Берләшкән Милләтләр Оешмасының  (БМО) генераль секретаре Антониу Гуттериш, каршы торучы якларны конфликтны көчәйтмәскә чакырган. Генсек шулай ук сүз ирегенең әһәмиятен һәм кешеләрнең тыныч протест белдерү мөмкинлегенә ия булырга тиешлекләрен ассызыклаган.

Фото: sputnik-georgia.ru

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас