Дөньяда ниләр бар?
9 март 2023, 09:15

Эрдоган очраштыра алырмы?

Төркия президенты Русия белән Украина арасында тынычлык турындагы сөйләшүләрдә арадашчы булырга әзер булуы турында кат-кат белдерде.

Эрдоган очраштыра алырмы?Эрдоган очраштыра алырмы?
Эрдоган очраштыра алырмы?

Төркия президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган Русия президенты Владимир Путин белән Украина җитәкчесе Владимир Зеленский очрашуын быел апрельдә Истанбулда оештырмакчы.

 Эрдоган бу сөйләшүләрне оештыра алырмы, әлегә бу турыда тәгаен әйтеп булмый, чөнки сугыш хәрәкәтләрен алып бару яклы һәм Русия белән теләсә нинди сөйләшүләргә каршы торучы АКШ белән Бөек Британия аңа ныклы басым ясый. «Хәзер Төркиянең бердәнбер миссиясе — президентлар Путин белән Зеленскийның, чит ил кысылуыннан башка, бер тапкыр булса да очрашып, турыдан-туры сөйләшә алуларына шартлар тудыру»,—дигән Эрдоган киңәшчесе.

         Төркия президенты Русия белән Украина арасында тынычлык турындагы сөйләшүләрдә арадашчы булырга әзер булуы турында кат-кат белдерде.

         Кытай да Украинадагы конфликтны көйләү буенча 12 пункттан торган планы белән таныштырды. Пекин тынычлык турындагы сөйләшүләрне башларга, берьяклы санкцияләр белән изүне туктатырга, стратегик хәвефләрне (атом-төш коралын куллану куркынычын) киметергә чакырды.

Фото:rbc.ru

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас