Дөньяда ниләр бар?
5 март 2023, 14:45

Кесәң калын булса гына

Иң кыйммәтле авиабилет машина бәясенә төшкән.

freepik.comfreepik.com
Фото:freepik.com

Мәскәүдән иң кыйммәтле авиабилет ике якка Мәскәүдән Дубайга сатып алынган һәм автомобиль бәясе — 945 мең сумга төшкән, дип хәбәр ителә "Туту" сәяхәт сервисы аналитикларын тикшерүгә сылтама белән.

Икенче урынны шулай ук Дубай били. Бер якка сәяхәт бәясе туристка 702 мең сумга төшкән. Лидерлар өчлегендә Мәскәү-Окленд-Мәскәү маршруты буенча рейс та булган, анда бару һәм кайту билеты 667 мең сум тора.

Мәскәүдән иң кыйммәтле юнәлешләр исемлегендә Ханой, Вена, Мюнхен, Йоханнесбург, Денпасар, Сеул, Барселона, Токио һәм Сингапур аталган.

Чыганак: lenta.ru

Читайте нас