+21 °С
Болытлы


Подмосковьеның Электросталь шәһәрендә яшәүче бер ир күп катлы йорт ихатасында парковка урыны аркасында чит машиналарны карга күмә башлаган. Бу хакта "Подмосковье сегодня" Телеграм-каналы язган.
Чыганак мәгълүматы буенча, ир ихатада үзенең шәхси парковка урыны бар дип хис иткән. Башка хуҗалар шул урынга машиналарын куймасын өчен, ул аларның транспорт чараларын кар белән күмә башлаган.
Ул гына түгел, ир күршеләренә запискалар да язып калдырган: "Удачной физкультуры! В следующий раз полностью закопаю", - дип.