

Санкт-Петербургта алтынчы класста укучы кыз элекке сыйныф җитәкчесе исеменнән интернетта интим-хезмәтләр турында игълан урнаштырган.
Укытучыга Телеграмда җенси мөнәсәбәтләр тәкъдим итүче ирләрдән хәбәрләр килә башлаган. Аптыраган хатын күпләп килгән хәбәрләрне блокировкаларга мәҗбүр булган, таныш түгел ирләрнең номерларын ул "кара исемлек"кә тыгып куйган.
Соңрак "клиент"ларның берсе педагогка аның анкетасын интим-хезмәтләр тәкъдим итүче сайтта күрүен аңлаткан. Ир игъланның кайсы номердан җибәрелүен дә әйткән. Шулай итеп, укытучы турындагы мәгълүматны хатын элек җитәкчелек иткән сыйныфта укучы кызның урнаштыруы ачыкланган. Алтынчы сыйныф укучысы бу кылыгы өчен педагог алдында гафу үтенгән.
Замана балалары укытучыларга әнә шулай үч итә башлаган, күрәсең...
Чыганак: lenta.ru