Дөньяда ниләр бар?
4 март 2023, 14:18

Түрә хатын купальникта чаңгы шуган

Һәм отставкага киткән...

Түрә хатын купальникта чаңгы шуганТүрә хатын купальникта чаңгы шуган
Түрә хатын купальникта чаңгы шуган

Саратов өлкәсенең икътисади үсеш министры урынбасары Елизавета Нечаевская купальник киеп чаңгыда фотога төшкән һәм отставкага киткән. Бу хакта "Взгляд-Инфо" мәгълүмат агентлыгы төбәк башлыгы аппаратындагы чыганакка сылтанып хәбәр итә.

Басма чыганагы сүзләренчә, түрә хатынның отставкага китүенә төбәк губернаторы Роман Бусаргин басым ясаган. Хәтта икътисади үсеш министры Андрей Разборов яклавы да булышмаган, дигән ул. 

Губернаторга, имеш, Нечаевская урнаштырган фотолар да, фотолар урын алган чыганак та ошамаган. Фотосурәтләр Русиядә тыелган социаль челтәрдә бастырылган.

Нечаевскаяның соңгы эш көне -15 март көне, диелгән материалда. Министр урынбасарының отставкасын губернатор раслаган, ди. Ә түрә хатын үзе басма корреспонденты белән "шәхси тормышы" турында аралашудан баш тарткан. 

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас