Дөньяда ниләр бар?
2 март 2023, 15:31

"Кытайларга ярый, безгә юк..."

Европада ыгы-зыгы туган: аларның самолетларына Русия территориясе өстеннән очу тыелуы, ә Кытайга рөхсәт ителүе ачуларын кузгаткан.

"Кытайларга ярый, безгә юк...""Кытайларга ярый, безгә юк..."
"Кытайларга ярый, безгә юк..."

Евросоюз авиакомпанияләре бу хәлне "дискриминацияләү" ягъни гаделсезлек дип атаган. Сәбәбе: хәзер аларның самолетлары урау юллар белән оча башлаган. "Кытай авиакомпанияләренең Европа авиаташучыларына караганда гадел булмаган өстенлекләре бар. Париж белән Сеул арасында очыш вакыты 3 сәгатькә артты. Кытай самолетлары исә, Русия һава киңлекләре буенча очу рөхсәте булуы сәбәпле, Европага кыска юл белән тизрәк барып җитә", - дип уфтаныша хәзер Европа авиаташучылары.
Мәсәлән, Русия төньягыннан Азиягә кыска вакыт эчендә барып җитә алган булсалар, Русияның кинәт кенә Евросоюз авиаташучыларына үзенең һава киңлекләреннән очарга рөхсәт итмәве сәбәпле, Европаның эшлекле компанияләре зур зыян күрә башлаган. Мәсәлән, хәзер Хельсинки белән Токио арасында очу вакыты 13 сәгатьтән артык вакытны ала икән. Русия үзенең һава киңлекләрен япканчыга кадәр бу араны 9 сәгать эчендә үткәннәр.
Өстәвенә, Көнбатышның Русиягә санкцияләр салуы аркасында "Аирбус" һәм "Боенг" самолетларын ремонтлау вакыты да арткан. Элек бу эшне 20 көн эчендә башкарсалар, хәзер 4 ай вакыт кирәк икән.
Евросоюз да санкцияләрне үз җилкәсендә татысын әле. Югыйсә, безнең илне санкцияләре белән куркытмакчылар. Ә бит Евросоюз Русиянең шундый көчле җавап бирүен көтмәгән һәм әзер дә булмаган. Хәзер гаделлек даулап маташалар. Татар әйткәндәй, казыган чокырларына үзләре үк бер-бер артлы төшәләр, бугай...

Фото:iz.ru

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас