

Кол белдерүенчә, Пентагон мәсьәләне игътибар белән өйрәнгән. Яңа җитештерү предприятиесен эшләтеп җибәргәндә, бу машиналарны ясауга 3 елдан алып 6 елга кадәр вакыт кирәк булчак. Киевка самолетларның иске модельләрен җибәрү исә 18дән алып 24 айга кадәр вакыт кирәк.
Кол белдерүенчә, Киев Кушма Штатлардан 128 F-16 самолетын сораган. Вашингтон исә Украинага 50 дән алып 80гә кадәр истребитель җитәчәк дип саный.
АКШта Украинага мондый истребительләр бирү үзен аклармы, бу ресурсларны дөрес файдаланмау булмасмы дип санаучылар да аз түгел икән. Мәсәлән, АКШ вәкилләр палатасының кораллы көчләр мәсьәләләре комитеты рәисе Адам Смит шундый шиген белдергән.
АКШ Украинага яңа истребительләр биргән хәлдә дә, ул үтә заманча машиналар белән идарә итәрдәй пилотлар да кирәк бит әле. Пилотлардан тыш механиклар да, өстәвенә, истребительләр төшеп утырырдай заманча аэродромы булу да зарур. Запас частьлар да турында да онытмыйк. Америка истребительләр бирсә дә, аларга сугыш кырында "исән" калу өчен көрәшергә туры киләчәк бит әле дигән фикерен дә әйткән Кол.
Шулай итеп, Киев Америкадан - самолетлар, Европадан танклар даулый. Теләнеп, корбаннардан тыш нәрсәгә ирешә алыр соң? Капка белән сөзәшкән кәҗәгә охшаган...
Фото: Лента.ру