Дөньяда ниләр бар?
2 март 2023, 15:03

Блинкен Үзәк Азиягә ник килгән?

АКШ дәүләт секретаре Энтони Блинкен Казахстан башкаласы Астанага барган.

Блинкен Үзәк Азиягә ник килгән?Блинкен Үзәк Азиягә ник килгән?
Блинкен Үзәк Азиягә ник килгән?

Анда ул Үзәк Азия илләре җитәкчеләре белән очрашкан, C5+1 форматында (Казахстан, Кыргызстан, Таҗикстан, Төрекмәнстан, Үзбәкстан һәм АКШ) киңәшмә үткәргән. Хәвефсезлек, икътисад һәм экология мәсьәләләреннән тыш, Украинадагы хәл-вакыйгалар буенча да фикер алышкан.
Америка чиновниклары элеккеге СССРның союздаш республикаларына сәфәр ясап кына торалар. Аның сәбәбе яхшы аңлашылып тора: ничек тә булса Мәскәүне читләштерү, хәтта аңа карата дошманлык тудырырга маташу. Американың билгеле "Нью-Йорк Таймс" гәзите Блинкенның Казахстанга сәфәре турында болай дип язып чыккан: "АКШның баш илчесе Үзәк Азия илләре лидерлары белән очрашачак һәм, Көнбатыш санкцияләрен урап, Русиягә ярдәм кылмаска өндиячәк". АКШ бүгенге геосәяси шартларда Русия һәм аның күршеләренең бәйләнеш-элемтәләрен ничек тә зәгыйфьләндерү юлларын эзли.
Америка вакытлы басмалары Блинкен бу мәсьәләдә никадәр уңышка өлгәшә алыр, хәтта фаразлау мөмкин түгел, дип саный. АКШ, артык уңышларга ирешә алмыйча, дистәләрчә еллар буенча СССРның элеккеге республикаларын үзенә каратырга тырыша, дип бәяләгән "Ассошейтед Пресс" мәгълүмат агентлыгы.
Көнбатышның Русиягә каршы санкцияләр кертүе Үзәк Азиягә файда гына китергән: Русия белән сәүдә-икътисади бәйләнешләр ныграк үсеп киткән. Казахстан, Кыргызстан, Таҗикстан, Төрекмәнстан һәм Үзбәкстан Көнбатышның Русиягә каршы кертелгән санкцияләренә кушылмады. Моннан тыш, Америка басмалары хәзер Үзәк Азиядә Кытай йогынтысының да артуын билгели.
АКШның Көньяк һәм Үзәк Азия эшләре буенча дәүләт секретаре ярдәмчесе Дональд Лу Блинкен Казахстанга сәфәр кылган көннәрдә: "Үзәк Азия һәм Һиндстанның Русия белән озак вакытлы һәм комплекслы мөнәсәбәтләре ныклап күренеп тора. Алар аны якын киләчәктә өзәргә җыенмыйлар да", - дип белдергән.
Блинкенның Казахстандагы очрашуына килгәндә, президент Касыйм-Жомарт Токаев С5+1 форматындагы хезмәттәшлекне хуплаган. Ул Казахстан белән АКШны иминлек, энергетика, сәүдә һәм инвестицияләр өлкәләрендә яхшы һәм ышанычлы партнер дип атаган. Америкалылар Казахстанда иң эре инвесторлардан санала - алар Казахстан икътисадына 62 млрд. долларлык инвестицияләр салган.
АКШ дәүләт секретаре Астанадан соң Ташкентка барган. Анда Үзбәкстан президенты Шәфкать Мирзиёев һәм югары дәрәҗәле башка чиновниклар белән очрашкан. Үзбәкстаннан соң Нью-Делига очкан. Һиндстанда "Егермелеләр төркеме" илләренең чит ил эшләре министрлары белән очрашуларда катнашкан. Украинада хәрби операция башланган вакыттан алып беренче тапкыр Русия чит ил эшләре министры Сергей Лавров белән очрашкан.Русия министры шулай ук Һиндстан, Төркия, Бразилия, Кытай чит ил министрлары белән сөйләшүләр алып барган.

Фото:daytimenews.ru

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас