

АКШта бер гаилә картәниләрен M&M’s кәнфитенә охшатып ясалган табутта җирләгән.
Мэри Эстер Стокс Мартин Галли 30 ел буена уктучы булып эшләгән, аның исемен кыскартып Мэри Мартин дип йөрткәннәр. Укучылары, аның исем-фамилиясенең беренче хәрефләрен искә алып, еш кына M&M’s кәнфитләре һәм шундый язулы башка төрле нәрсәләр бүләк иткәннәр. Нәтиҗәдә хатын M&M’s сурәтләнгән сувенирлар коллекциясенә ия булган.
Үлеме алдыннан Мэри Мартин туганнарына мине зур M&M’s кәнфитендә җирләгез дип үтенгән. Яраткан кәнфите формасындагы табут дизайнын хатын үзе уйлап чыгарган, ә улларының берсе аны ясаган. Табутта зәңгәр төстәге зур M&M’s кәнфите сурәтләнгән. Аның күзләре ябык, ә куллары корсагына куелган. Куллары астында –төрле төсле M&M’s
кәнфитләре. Кәнфитләрдә 6 баласының һәм 57 оныгының исемнәре язылган.
Мәрхүмәнең оныгы, TikTok кулланучысы Скотт Раундтри картәнисен соңгы юлга озатуны фотога төшергән. “Картәни, хәзер син тыныч йоклый аласың. Мин сине яратам. Син хаклы, безнең барыбызга да синең табутың ошады”, – дип язган Раундтри посты астында.
Сәер кешеләр белән дөнья тулган...
Чыганак: lenta.ru