

Соңгы берничә көн дәвамында республикада кар ява да кар ява. Юлчыларның тырышуларына карамастан, техника карны чистартып узуга ике-өч сәгатьтән юлларда янә көртләр хасил булды. Нәкъ шундый чакта Иглин районының Алаторка авылында яшәүче күп балалы хатын тулгаклый башлый.
Нишләргә дә белмәгән гаилә Калтыман авыл биләмәсе башлыгы Флорида Мосейчукка мөрәҗәгать итә.
“27 февраль иртәсе кызу башланып китте. Кайсыбер урамнарны шулкадәр кар басып киткән ки, кешеләр эшкә дә бара алмады. Тракторларыбыз тәүлектән артык эшләсә дә, бары тик үзәк урамнарны гына чистартып өлгерделәр. Шулчак менә-менә бәби табам дигән хатынның туганнары шалтыратты. Ашыгыч ярдәмне көтүдән мәгънә юк икәнен аңлыйм, ул кар баскан урамнан үтә алмаячак, юлны чистартырга тагын берничә сәгать вакыт китәчәк. Һәм хатынның ире аны каргизәрдә Интернациональ урамга кадәр илтеп куярга тәкъдим итте. Ир белән хатынның каршысына Уфадагы туганнары чыккан, алар тиз арада аны 3 санлы бәби табу йортына илтеп тә куйган. 15 минут үтүгә хатын сәламәт малай тапкан”, – дип сөйләгән “Башинформ” агентлыгына авыл биләмәсе башлыгы.
Флорида Мосейчук сүзләренчә, гаиләдә бу – бишенче бала, дүртенче малай. Каргизәр авыл халкына ярдәмгә килү очрагы беренчегә генә түгел, дип өсти биләмә башлыгы. Берничә ел элек аның ире каргизәрдә авыр чирле кешене ашыгыч ярдәм машинасына кадәр илтеп куйган.
Чыганак: bashinform.ru