Дөньяда ниләр бар?
24 февраль 2023, 16:46

Шашлык кыздырырга ярый!

Шашлык сезонын ачтыгызмы әле? 

ogorodniku.comogorodniku.com
Фото:ogorodniku.com

2023 елның мартыннан русиялеләргә дачаларында шашлык кыздырырга һәм чүп чыгарган өчен түләмәскә рөхсәт итәчкәләр. Илдә закон нигезендә үзгәрешләр кертеләчәк, аларга ярашлы русиялеләр чүп чыгарган өчен түләүләрне кайтара алачак, дачниклар исә ихаталарында рәхәтләнеп шашлык кыздыра алачак.

Чүп һәм корыган яфракларны яндыру, дача кишәрлекләрендә мангаллар урнаштыру кагыйдәләре дә үз көченә керәчәк. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында катгый нормативлардан баш тартырга карар иткәннәр.

Мангалда шашлык кыздыру турында сүз йөртсәк, хәзер моны  теләсә нинди корылмалардан  5 метр ераклыкта эшләргә ярый. Зур булмаган бакча кишәрлекләрендә   бу   таләпне үтәп була”, –  диде Дәүләт Думасы депутаты, Подмосковьеның Дачниклар берлеге рәисе Никита Чаплин.  

Элек биналардан 20 метр ераклыкта  шашлык кыздырырга рөхсәт ителсә, учакларны корылмалардан 50 метр ераклыкта яндырырга ярый иде.

Чүп чыгарган өчен түләүләрне  кеше дачасына яисә ялга киткән очракта яңадан исәпләтә ала. Түләүләрне яңадан карар өчен идарәче компаниягә кая да булса китүен раслаган документларны  (мәсәлән, туристик юллама яисә авиабилетларны) беркетеп гариза язарга кирәк булачак.  

Чыганак: Moslenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас