Дөньяда ниләр бар?
24 февраль 2023, 14:22

23 каттан парашют белән сикергән

Әстагъфирулла!

om-saratov.ruom-saratov.ru
Фото:om-saratov.ru

Саратовта  бер ир парашют белән автостоянкадагы  машина өстенә төшкән. Бу хакта  “ВКонтакте” челтәренең “Солнечный Саратов” төркеме хәбәр итә.

Чыганак язуынча, бу хәл кичә, 23 февральдә Лунная урамында теркәлгән. Башына шлем кигән ир, чайкала-чайкала торак йорт подъездына кереп, 23 катка менгән һәм парашют белән сикергән.

Ул Kia  маркалы машинаның капоты өстенә төшкән, капот яньчелгән. Шуннан берни булмагандай торып киткән. Парашютист исерек булмаган, дип язалар. 

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас