

Дөньяның иң гүзәл калаларының берсеннән саналган Венециядә (Италия) кышның коры килүе аркасында кайбер каналлар кибә башлаган.
Гадәттә су ташуыннан җәфаланучы Венециянең кайбер каналларында быел көймәдә йөреп булмый башлаган. Каналларның кибүен яңгырлар яумавына һәм диңгез агымнары үтеп кермәвенә бәйләп аңлаталар.
NRC тикшеренү кампаниясе билгеләвенчә, 2020-2021 еллардагы кыштан алып су кытлыгы сизелә башлаган. Әлеге вакытта исә каналлардагы су күләмен элеккеге дәрәҗәгә җиткерү өчен койма яңгырлы 50 көн кирәк дип исәпли галимнәр.
Ә менә Францияның май розасы, тубероза, лаванда һәм жасмин чәчәкләре басуларыннан торган Грас шәһәрендә аномаль һава торышы урнашуы сәбәпле парфюмерия җитештерү куркыныч астында калан. Әлеге үсемлекләрне хушбуй җитештергәндә Dior һәм Chanel сыман дөньякүләм данлыклы брендлар кулланалар. 2022 елда бу төбәктә корылык өстенлек итү сәбәпле тубероза уңышы 40 процентка кимрәк булган.
Фото:tiraspol-news.ru