+21 °С
Болытлы


Шушы көннәрдә Австралиянең Лаҗаману шәһәрендә балык яңгыры яуган. Урамда калган кешеләр шыбырдап коелган тере алабугалардан ышыкка яшеренергә туры килгән. Бу вакытта күбесенең чатырлары авырлыктан хәтта ватылган.
Биредә мондый хәл беренчегә генә булмаган: 1980, 2004, 2010, елларда да балык яңгыры яуган булган. Галимнәр бу күренешне могҗиза түгел, була торган хәл дип аңлаткан: торнадо диңгездәге балыкларны һәм башка терлекләрне «суырган», ә һава торышы йомшаргач, алар коелганнар.
Фото: agentorange.ru