Дөньяда ниләр бар?
22 февраль 2023, 09:00

Мәскәүдә яшәүче фатирында экзотик елан тапкан

Табылдык җан иясе стресс кичергән.

Мәскәүдә яшәүче фатирында экзотик елан тапканМәскәүдә яшәүче фатирында экзотик елан тапкан
Мәскәүдә яшәүче фатирында экзотик елан тапкан

 Мәскәүдә күп катлы йортта яшәүче берәү фатирында “крысиный полоз” дип аталучы экзотик елан табып алган. Бу хакта башкаланың табигатьтән файдалану һәм тирә-як мохитне саклау департамында  хәбәр иткәннәр.

     “Биолог-белгечләрне чакырганнар. Алар көтелмәгән кунакны тотып алып, департаментның кыргый хайваннарны реабилитацияләү үзәгенә тапшырганнар. Экспертлар рептилияне полоз еланы дип билгеләгәннәр”, - диелә хәбәрдә.

   Экспертлар фикеренчә, җылылык яратучы бу җан иясе Төньяк Американың көньяк төбәгендә яшәүчән. Елан агулы түгел, йорт җанвары буларак бик популяр икән.

     Табылдык елан үзенә таныш булмаган шартларга килеп эләккәнлектән – ә ничек килеп эләккәнлеге икенче мәсьәлә – зур стресс кичергән. Белгечләр аның тәнендә яралар тапкан, эчке әгъзалары да зыян күргән. Әлеге вакытта полозның сәламәтлеге белән реабилитация үзәге белгечләре шөгыльләнә.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас