Дөньяда ниләр бар?
22 февраль 2023, 13:35

Кыямәт көн бозлыгы тотрыксызлана

Кайсыбер галимнәр суның акрынлап 3 метрга, икенче берәүләр 5 метрга кадәр күтәрелүен фаразлыйлар.

Кыямәт көн бозлыгы тотрыксызланаКыямәт көн бозлыгы тотрыксызлана
Кыямәт көн бозлыгы тотрыксызлана

Көнбатыш Антарктикадагы Туэйтс бозлыгы (аны Кыямәт көн бозлыгы дип тә атыйлар) бүгенге тизлектә эрегән хәлдә Дөнья океаны акрынлап күтәреләчәк. Кешелек дөньясының моның тискәре йогынтыларын йомшарту мөмкинлеге бар, дип саный РУДН экология институты галиме Владимир Пинаев.
Галим-эколог раславынча, дөнья океаны кинәт 3 метрга күтәрелмәячәк. Туэйтс - җир йөзендәге бердәнбер бозлык түгел. Җир планетасы үтә катлаулы система. Шулай ук табигатьтәге классик су әйләнеше турында да онытырга кирәкми.
Пинаев исәпләвенчә, дөнья илләре бозлыкның эрүен акрынайтып һәм диңгез буйларында яшәүчеләр хәвефсезлеге өчен ярдәм чараларын кабул итеп өлгерә алачаклар ди. "Кайсыбер галимнәр суның акрынлап 3 метрга, икенче берәүләр 5 метрга кадәр күтәрелүен фаразлыйлар. Әмма бу вакыйганың ХХI гасырда түгел, ә ХХII гасырда гына булуы ихтимал. Шуңа күрә кешелек дөньясының моңа әзерләнергә вакыты бар әле", - дип раслый галим. Пинаев фаразлардан куркып калырга түгел, ә кичектерелми торган эшләргә тотынырга кирәк дип кабул итәргә кирәк ди.
2021 елда Орегон штаты университеты галимнәре Кыямәт көн бозлыгы якындагы 5 ел эчендә эреп, ишелеп төшәргә мөмкин дип фаразлаганнар. Тикшеренүчеләр исәпләп чыгаруына караганда, Туэйтс бозлыгы тулысынча ишелеп төшсә, дөнья океаны 0,6 метрга күтәреләчәк.
Антарктиданың иң тотрыксыз һәм тиз хәрәкәтләнүче бозлыгы булганы өчен галимнәрТуэйтсны Кыямәт көн бозлыгы дип атаганнар. Антарктида ярларын юучы су температурасы күтәрелүе аркасында әлеге бозлык Көньяк океанга тулысынча җимерелеп төшүдән тыш, башка бозлыкларны да тотрыксызландырырга мөмкин дип санала.

Фото:ecopravda.ru

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас