Дөньяда ниләр бар?
22 февраль 2023, 14:48

Байден Украинага ник килде?

20 февральдә АКШ президенты Джо Байден алдан игълан ителмәгән сәфәр белән Украинага килде. Бу аның Украинага беренче сәфәре булды.

Байден Украинага ник килде?Байден Украинага ник килде?
Байден Украинага ник килде?

Президент Владимир Зеленский Байденның Украинага килүен үтә әһәмиятле һәм файдалы, Украина һәм украиннарга хуплау күрсәтү билгесе дип атады.
Байден Украинага сәфәр кылган сәгатьләрдә Ак йорт, конфликтлы хәл килеп чыкмасын өчен, Кушма Штатлар президентының Украинага киләчәге турында, Мәскәүгә хәбәр итүләре турында белдерде. Вашингтон Америка лидерының сәфәре хәвефсезлеге мәсьәләсе буенча Мәскәү белән конкрет бәйләнешкә кергән.
Джо Байденның Украинага килгәч ни сөйләве болай да яхшы аңлашылып тора. Ул янәдән АКШ һәм союздашларының чираттагы ярдәм күрсәтәчәкләрен әйткән. Ярдәмнәре 500 млн. доллар күләмендә булачак. Яңа хәрби ярдәм пакеты кысаларында Украинага 700 танк, мең машина, 2 миллионнан артык артиллерия снарядлары бирергә вәгъдә иткән. Байден белән Зеленский Украинаның энергетика, инфраструктура ихтыяҗы, икътисади ярдәм кирәклеге турында да сөйләшкән.
Байденның Украинага сәфәренең төп асылы нәрсәгә кайтып кала? Бу җәһәттән аналитиклар төрле фикерләр белдерде. Русия сәяси аналитиклары фикеренчә, АКШ президентының бу сәфәре НАТО илләренең Украина конфликтыннан тәмам алҗуларына кайтып калырга мөмкин. АКШ Көнчыгыш илләренең, хәрби хәрәкәт башланган вакыттагы сыман, Украинага ярдәм күрсәтү куәтен саклап кала алуына ышанып бетми шикелле.
Хәрби операция башланган вакыттан алып Украинага Еврокомиссия җитәкчесе Урсула фон дер Ляйен, Евросовет җитәкчесе Шарль Мишель, Европа илләре җитәкчеләре, Канада премьер-министры Джастин Трюдо килде. Америка рәсми кешеләре арасыннан Украинага дәүләт секретаре Энтони Блинкен, Пентагон башлыгы Ллойд Остин, ЦРУ җитәкчесе Уильям Бернс килеп китте.

Фото: lenta.ru

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас